«Фольклор дөньясына сәяхәт»: уен программасы (6+)
Җәйге каникуллар дәвам итә! 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгендә мәктәп каникулларының һәр көне кызыклы чаралар белән үтә. «Фольклор дөньясына сәяхәт» уен программасы Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланды. Халык мәдәнияте буыннан-буынга күчеп килүче бай мәдәнияткә, кызыклы фольклорга һәм дәвамлы тарихка ия. Гаҗәеп тартмадагы биремнәрне үтәп, балалар шул ерак үткәннәргә «күз салды», фольклор жанры буенча мавыктыргыч сәяхәт кылды. Балалар хәрәкәтчән халык уеннарында, «Табышмакның җавабын тап», «Мәкальне дәвам ит», «Тизәйткечне укы» бәйгеләрендә актив катнаты. Малайлар үзләренең җитезлекләрен һәм көчләрен «Сазлык аша уз» батырлар уенында күрсәтә алды. Балалар «Әкияти теремкәй төзе» дигән мавыктыргыч бәйгедән бик күп уңай тәэсирләр алды. Бу көн бик күп шатлык авазлары һәм яхшы кәеф, һәм әлбәттә, онытылмас хис-кичерешләргә бай булды. |